Фаҗигале хәл 5 февральдә Казанның Совет районында булган.
Таудан шуган вакытта 6 яшьлек кыз бала имгәнә һәм хастаханәнең реанимация бүлегендә вафат була. Әлеге факт буенча тикшерү алды эше башланган.
Фаразлар буенча, кыз "сноутюб" - "ватрушка" дип аталган җиһаз белән шуган һәм боз чанасында шуучы 5 яшьлек икенче кыз бала белән бәрелешкән. Кызларның өлкәнрәге башын нык имгәтә, умырткалыгының муен өлешен сындыра, дип хәбәр итә «Интертат.ру» сайты.
Мондый рәхәт һава торышы сакланганда балалар чана шуып, туйганчы уйнап калырга ашыгалар, тик менә куркынычсызлык кагыйдәләрен генә уйлап бетермиләр. Авылларда да машина юлларына якын таулардан шуучылар бар, Аллаһы Тәгалә үзе сакласын инде дип кенә әйтәсе кала. Кемнеңдер кайгысы башкаларга акыл булсын иде.
Фото: kievsmi.net
Нет комментариев