Тиздән иң газиз, кадерле кешеләребез бәйрәме - Әниләр көне. Быел ул 29нчы ноябрьгә туры килә.
Шул уңайдан район мәдәният үзәгендә 27нче ноябрь - җомга көнне, сәгать 10.00да Бөек Затларыбыз хөрмәтенә багышланган бәйрәм концерты була. Әлеге тантаналы чарага күп балалы, мөмкинлекләре чикләнгән балалар тәрбияләүче, хәзерге көндә уллары хәрби хезмәттә булган, районның оешма һәм предприятиеләрендә эшләүче мактаулы хезмәткәр әниләр чакырулы. Иртәнге сәгать 9.00да теркәлү үткәрелә һәм чәй эчеп алу оештырыла.
Фото: http://nnm.me
Нет комментариев