Төрлесе

Тәмле телле Люда

Иске Көшкәт авылыннан Людмила Ильмурзина инде 15 ел әби-бабайларга социаль хезмәт күрсәтә.

Өлкәннәр тормышын тәмле теле, якты йөзе, төпле киңәшләре белән тулыландыручы Люда бернинди эштән дә тарсынмый. Үз эшен җиренә җиткереп башкару өстенә, бәйгеләрдә катнашырга да вакыт таба. Үз эшенең остасы булган Людмила быел РФ Социаль яклау министрлыгының Мактау таныклыгына тәкъдим ителде. Бүгенгесе кебек киләчәктә дә кеше алдында йөзе ак, сүзләре өстен булсын аның.


250

Нет комментариев