Төрлесе

Тормыш үзе мәзәк яки солдат хатирәсе: кыз дип гашыйк булган идем...

Җитмешенче еллар башында мин армиядә Мәскәүдә хезмәт иттем. Берчакны хезмәттәшләр белән бергә ачык машинада барабыз. Бездән алдарак кына тротуар буйлап зәп-зәңгәр костюм-чалбар кигән, чәчен бик матур итеп ясаткан кыз бара

Яшь вакыт бит. Күрәсең, ул кыз миңа бик ошаган. Күземне алмый, йотлыгып-йотлыгып карыйм. Берзаман әлеге япь-яшь кызым безнең якка борылып карамасынмы?! Авызымны ачтым да калдым. Кыз дигәнем, өлкән яшьтәге әби булып чыкты. 70-80 яшьлек әбине күргәч, егетләр дә миннән көләргә тотынды. Ул чакта бит авылда өлкәннәр түгел, әле яшьләр дә мода белән киенү дигән нәрсә юк иде...

Рифат Н.

Балтач

newtambov.ru


Нет комментариев