“Туганнар бәрәңге утырткан...”
Төрлесе

“Туганнар бәрәңге утырткан...”

Украинада яшәүче туганнар бәрәңгене инде апрельдә үк утыртты, көнбагыш та чәчтек, диләр. Ә менә берәүләрнең туганнары Краснодарда яши, аларда чияләр шау чәчәктә утыра.

Үзбәкстанда яшәүче туганыбыз да бакча эшләре белән мәшгуль, җир казый, яшелчә утырта. Сүз дә юк, ул якларда климат башка. Әмма ак чәчәктә утырган агачларны күргәч берәүләр "Их, бездә дә кайчан шушындый матурлык булыр икән!" дип әйтә куйды. Булыр, Алла боерса, "Алмагачлар чәчәк ата, майның 15ләрендә" бит, чияләр дә алардан калышмас...Һәр нәрсәнең үз вакыты... үз чоры һәм үз яме...

250

Нет комментариев