Тукталышта павильоннар юк, халык зарлана, ишетүче генә юк
Төрлесе

Тукталышта павильоннар юк, халык зарлана, ишетүче генә юк

Газетабызны һәм сайтыбызны даими укучылар автобус тукталышларында павильоннар булмау турында гел язып, әйтеп торалар.

Чыннан да бистәнең үзендә генә дә «Чәй йорты», «Универмаг» янында ике яклап та тукталышта павильон юк, үзәк мәчет ягында шулай ук автобус көтүчеләр өчен уңайлыклар каралмаган, дөрес, анда урыны да юк инде. Элеккеге автовокзал янында юл кырые «саклап» торырга кирәк, «Факел» янындагы тукталыш та «табигать кочагында», Каенлык урамы ягындагысында бер яклы гына булса да бар. Инде көзгә кердек, яңгырларга бай әлеге ел фасылында юл кырыенда автобус көтеп торулар бер дә рәхәт түгел. Әле җитмәгәненә машиналар юлдагы җыелган суны да өстеңә сиптереп китсәләр …

250

Нет комментариев