Ведомство һәм ведомствоара учетта торган балалар һәм аларның әти-әниләре өчен «Минем куркынычсызлык» дип исемләнгән кызыклы чара уздырылды
30 март көнне ведомство һәм ведомствоара учетта торган балалар һәм аларның әти-әниләре өчен «Минем куркынычсызлык» дип исемләнгән кызыклы чара уздырылды. Әлеге чараның төп кунагы «Наз» хәйрия фонды президенты Нурания Сәйфетдинова булды. Балалар өчен «Куркынычсызлык», «Үзеңне аңла», «Безнең гореф-гадәтләр», «Хокук һәм мин» дип исемләнгән тукталышлар тәкъдим ителде. Ике команда балалар һәм бер команда әти-әниләр профилактик станцияләрне үттеләр. Чара истәлекле бүләкләр һәм уенчыклар тапшыруы белән тәмамланды, дип хәбәр итәләр “Наз” белгечләре.
Нет комментариев