Урманга гөмбәгә барып, аю корбаны булганнар
Төрлесе

Урманга гөмбәгә барып, аю корбаны булганнар

Мари урманында - Волжск белән Яшел Үзән районы чигендә балаларын саклау максатыннан ана аю гөмбә җыючы хатын-кызга ташланган.

Әлеге хәл 10 сентябрьдә булган. Волжск шәһәренең ике кешесе урманга гөмбә җыярга килгән була. Алар каршына ике баласын ияртеп ана аю килеп чыга. Аю хатын-кызга ташланган, тәпие белән эченә суккан, тәнен җәрәхәтләгән.
Куркудан әлеге пар кычкыра башлаган, аюлар урманга кереп качкан. Гадәттән тыш хәл урынына полиция хезмәткәрләре һәм табиблар килеп җиткән. Хатын-кызга тиешле ярдәм күрсәтелгән, хәзер ул өендә, ди.
Чыганак: Интертат .ру
Фото: http://www.ampravda.ru/2015/09/01/060122.html


250

Нет комментариев