Вьетнам базарында кабат янгын чыкты
Төрлесе

Вьетнам базарында кабат янгын чыкты

Кичә Казандагы Вьетнам базарында төзелеш ангары янып көлгә әйләнде. Янгын турындагы хәбәр социаль челтәрләрдә таралды. Бу мәгълүматны Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы матбугат хезмәте дә раслады.

Һәм алар хәбәр иткәнчә, төзелеш ангарында агач материаллары, шулай ук кайбер сатучыларныӊ товарлары сакланган. Янгын очракларын күп күргән сәүдәгәрләр хәтта читтә урнашкан базар бинасыннан товарларын урамга ташып өйгәннәр.
Көндезге сәгать 12дә янгын тулысынча сүндерелде. Һәлак булучылар һәм зыян күрүчеләр юк.
Фото: http://sntat.ru/posts/22754-pozharnye_lokalizovali_ogon_na_vetnamskom_rynke_v_kazani

250

Нет комментариев