Ягу сезонында сак булыйк
Төрлесе

Ягу сезонында сак булыйк

Көзге-кышкы ягу сезонында торак пункларда электр һәм газ приборларын куллануга бәйле янгыннар 15 процентка арта. Шулай булмасын өчен алардан файдалану кагыйдәләрен көндәлек һәм төгәл үтәүнең мөһимлеген тагын бер кат исегезгә төшерәбез.

Бигрәк тә мичләрнең һәм электр җылыткычларының төзеклеген тикшерү һәм тәэмин итү мөһим. Аларны инструкцияләрен игътибар белән өйрәнеп, шунда язылганча, сак кулланырга кирәк. Үз белдекле эшләнгән җылыткычлар куллану, бер розеткага берничә җылыткычны тоташтыру, аларны тиз янып китә торган әйберләр янына кую һәм өсләрендә чүпрәк-чапрак, аяк киемнәре киптерү янгын чыгуга сәбәп булырга мөмкин.
Янгын очрагы сизелгәндә кичекмәстән телефоннан 01 кәрәзледән 112 номерына шалтыратыгыз.

Балтач һәм Кукмара районнары буенча янгын күзәтчелеге бүлеге.

250

Нет комментариев