Төрлесе

Язгы су корбаны

Кама елгасында бер балыкчы баткан

Алексеевск районында Кама елгасында ярдан 150 метрлап эчтә бозлы су арасында мәет тапканнар. Аны шул җирлектә яшәүчеләр күргән һәм тартып чыгарган. 64 яшьлек Казан балыкчысы булып чыккан. Язгы боз ястык калынлыгы булса да ышанма, ди халык мәкале. Күз алдыбызда: кар да, боз да минутлап кими, юкара, югала. Сак булсак иде. Экстрим яратам дип, якыннарыбызны кайгыга салмыйк.


Нет комментариев