Алты яшьлек баланың күрү сәләтен саклап калганнар
Хәвеф-хәтәр

Алты яшьлек баланың күрү сәләтен саклап калганнар

Белгечләр күзнең бөтенлеген торгызган һәм яраны теккән — барлыгы 10 җөй салынган

Алты яшьлек бала велосипедтан егылып төшкәннән соң Республика балалар клиник хастаханәсенә китерелгән, дип яза «Шәһри Казан».

Күзенә җитди җәрәхәт килгән. Фаразлар буенча, җәрәхәт ботак яки таш белән контакт нәтиҗәсендә барлыкка килгән.

Мөрәҗәгать иткән көнне үк табиблар операция ясаган. Белгечләр күзнең бөтенлеген торгызган һәм яраны теккән — барлыгы 10 җөй салынган. Җәрәхәт нәтиҗәсендә күз ясмыгы зарарланган һәм төшеп калган. Шулай ук ярага эләккән алгы тышчаның бер өлешен дә алырга туры килгән, чөнки аны саклап калу мөмкин булмаган.

Хәзер бала антибактериаль һәм ялкынсынуга каршы дәвалау ала һәм табиблар күзәтүендә. Хәл тотрыкланганнан соң, якынча 3–4 айдан, балага ясалма күз ясмыгы имплантацияләү буенча операция планлаштырыла. Катлаулы реконструктив операция баланың яшен һәм күзнең зарарлану үзенчәлекләрен исәпкә алып индивидуаль рәвештә әзерләнәчәк.

 

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларны безнең Макс каналыннан да белә аласыз!


операция

Нет комментариев