Эшчене ток сугып үтергән
Хәвеф-хәтәр

Эшчене ток сугып үтергән

Хәзерге вакытта эш бирүче тарафыннан хезмәтне саклау турындагы законнар үтәлгәнме-юкмы икәнен тикшерәләр

Бөгелмә шәһәрендә эшчене ток сугып үтергәннән соң тикшерү башланды. Бу хакта «Татар-информ» яза.

ТР прокуратурасында белдерүләренчә, ике электр монтажчысы электр подстанциясендә эшләгән. Кайсыдыр мизгелдә электр җиһазларын сүндерүнең тәртибе бозылу сәбәпле бер эшчене ток сугып үтергән, ә икенчесе тән җәрәхәтләре алган.

Хәзерге вакытта эш бирүче тарафыннан хезмәтне саклау турындагы законнар үтәлгәнме-юкмы икәнен тикшерәләр һәм, канун бозу очраклары ачыкланса, аңа карата тиешле чаралар күреләчәк.

 


Нет комментариев