Ут 21 кв. м мәйданда таралган
Яр Чаллыда күпкатлы йортта янгын чыккан. Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча Баш идарәсе мәгълүматлары буенча, янгын Абсәләмов проспектындагы 11 нче йортның 9 нчы катындагы фатирда чыккан.
Ут 21 кв. м мәйданда таралган.
Гадәттән тыш хәл нәтиҗәсендә өч кеше зыян күргән. 28 яшьлек ир‑атны коткардылар. Бер яшьлек бала һәм аның әнисе шулай ук сөрем газы белән агуланган. Янгын чыгу сәбәпләре ачыклана.
Вести Татарстан
Нет комментариев