Казанда баласын кыйнаган ир-атка штраф салганнар
Хәвеф-хәтәр

Казанда баласын кыйнаган ир-атка штраф салганнар

Административ беркетмә балигъ булмаган баланы тәрбияләү һәм карап тоту бурычларын үтәмәү яки тиешенчә үтәмәү турындагы статья нигезендә төзелгән

Казанның Назарбаев урамында баланы кыйнаган ир-атка административ хокук бозу турында беркетмә төзелгән, аңа штраф салганнар. Бу турыда “Татарстан 24” хәбәр итте дип яза Интертат.

Административ беркетмә балигъ булмаган баланы тәрбияләү һәм карап тоту бурычларын үтәмәү яки тиешенчә үтәмәү турындагы статья нигезендә төзелгән.

Әлеге хокук бозу өчен закон кисәтү яки 500 сумнан 2 мең сумга кадәр штраф салуны күздә тота. Хокук бозу кабаттан кылынган очракта, 5 тәүлеккә кадәр административ арест та каралган.

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Нет комментариев