«Үтерү» маддәсе буенча җинаять эше кузгатылган
Коточкыч хәл! Татарстанда кыз бала әнисен пычак кадап үтергән.
Казан янындагы Дубровка бистәсендә 14 яшьлек кыз үз анасына пычак белән чәнчегән. Кыз берничә тапкыр әнисенең муенына һәм корсагына пычак белән кадаган.
«Татар-информ»га билгеле булганча, 40 яшьлек хатын күпсанлы яралардан урында ук үлгән.
Казанның техник югары уку йортларының берсе каршындагы лицейда укучы кыз имин гаиләдә яшәгән. Әтисе бизнесмен, матурлык салоннары челтәре белән идарә итә.
Нет комментариев