Татарстанда ир-атны үсмер улына мопедта йөрергә рөхсәт иткән өчен хөкем итәчәкләр
2025 елның җәендә үсмер торак пунктларның берсендә мопедта йөрергә чыккан, юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозган һәм берьюлы ике автомобиль (шуларның берсе - «КАМАЗ») белән бәрелешкән
Татарстанның Кайбыч районында яшәүче ир-атка карата кузгатылган җинаять эшен тикшерү төгәлләнде. Тикшерү версиясе буенча, ир‑ат 13 яшьлек улына мопед сатып алган һәм, үсмернең транспорт белән идарә итү хокукы булмаса да, анда йөрергә рөхсәт иткән.
2025 елның җәендә үсмер торак пунктларның берсендә мопедта йөрергә чыккан, юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозган һәм берьюлы ике автомобиль (шуларның берсе - «КАМАЗ») белән бәрелешкән. Нәтиҗәдә, авыр тән җәрәхәтләре алган, дип хәбәр итә Татарстан Тикшерү комитеты матбугат хезмәте.
«Балигъ булмаган баланы аның тормышына куркыныч тудыра торган гамәлләр кылуга җәлеп итү» маддәсе буенча кузгатылган җинаять эше судка тапшырылган.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев