Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Юбилейлар белән котлау

Мәскәү, Казан сәхнәләрендә чыгыш ясарга туры килде

Норма авылында кызы Нурия тәрбиясендә торучы Шәрәфетдинова Зөлхәбирә апа үзенең 90 яшьлек юбилеен туганнары, якыннары янәшәсендә каршылады. Районыбызга күпләргә билгеле булган ак әби бүген дә хәрәкәттә, бүген дә тормышның матурлыгына сокланып яши.

сокланып яши.

Түнтәр авылында 8 балалы Исхак абый гаиләсендә икенче бала булып туган Зөлхәбирә апа башкалардан үзенең шуклыгы, терелеге, тиктормаслыгы белән аерылып торган. Заманның барлык авырлыгын без дә күрдек, ди ул. Авылдан фин сугышына чыгып киткән 3 кешенең берсе – әтисе Исхак абый була, аңа Ватан сугышыннан  да имин йөреп кайтырга насыйп була. Соңрак авыл Советы рәисе булып сайлана.

– Бераз буй җитүгә, эшкә ярый башлагач, мине кибетче итеп алдылар. Иң истә калганы, әнием Мәрьям белән төнлә Балтачка чыгып китә идек. Әни мине сәгать 2дә ипи чираты җыела башлаган кибеткә китереп куя да, үзе кире кайтып китә иде, дип сөйли ветеран.   Ул вакытта сорап тормаганнар, кайда кибетче кирәк, шул авылга җибәргәннәр. Шулай итеп, Зөлхәбирә апа төрле авыл кибетләрендә эшли. Сосна, Борнак, Норма, Кариле авылы кибетләрендә сәүдә иткәндә ягымлылыгы, сөйкемлелеге халык белән уртак тел табарга  ярдәм итә. Норма егете Рафис белән гаилә корып, 3 бала үстерәләр, бергә 40 ел гомер кичерәләр. Лаеклы ялга чыкканда, ул инде район иминият оешмасы ветераны, шушы оешмада эшләп, төрле Мактау хатларына лаек була. Зөлхәбирә апа заманында район сәхнәсенең йолдызы булып балкый. Казан шәһәрендә, соңрак Мәскәү каласы тамашачысы алдында үзенең сихри тавышы белән татар моңын җиткерә.

Зөлхәбирә апаны тормыш нык сыный: иң башта Тимирязев исемендәге хуҗалыкта бик тырышып механик булып эшләп йөргән тормыш иптәше Рафис урын өстенә егыла, 18 ел буе сыкрамыйча аны тәрбияли. Кызы, улы Азат һәм оныгы Артемны җир куенына салганда ниләр кичергәнен үзе генә белгәндер ул. Авыр булса да Аллаһка ышанычын ташламый, өч дистә ел Норма авылында абыстай да булып, дин юлын өйрәтә, бакыйлыкка күчкән хатын-кызларны да хасиятләп соңгы юлга озатучы була. Кеше ышаныч белән яшәргә тиеш. Тормышны яратсаң, кешеләр дә сине яратыр, үз итәр, яшәргә көч табарсың дип, башкаларны да тулы канлы тормыш белән яшәргә өнди ветеран. 8 онык, 6 оныкчык Зөлхәбирә апаны хөрмәт итәләр, яраталар. Ул үзе дә киңәшләрен биреп, алар белән якыннан кызыксынып яши. Алар үзләре дә табигый моң иясе, үткен зиһенле әбиләрен хөрмәт итәләр.

Юбилярны күркәм юбилее белән район башлыгы Рамил Нотфуллин котлап, изге теләкләрен җиткерде, Россия Президенты Владимир Путинның котлау открыткасын, Балтач муниципаль район башлыгының Рәхмәт хатын тапшырып, иңнәренә ак шәльяулык салды.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 90 еллык юбилей