Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
фото

"Шушма моңнары" проектының гала-концерты

29 августа 2024, 14:15

268

0

0

"Шушма моңнары" гала-концерты узды

Ял итү өчен төзелгән паркларыбыз буш тормасын өчен районыбыз төрле чаралар уздыра. «Шушма моңнары» проекты да шуңа нигезләнгән иде. Башта күргәзмә булды, биредә катнашучылар үзләренең осталыклары белән таныштырды.

Уңган инде безнең халкыбыз, Чепья ягы күргәзмәсендә тозланган, маринадланган гөмбәләр янында киптерелгән ак гөмбә дә бар, ашка бик тәмле икән ул, усак кайрысы да җыеп киптерәләр, файдасын бик күп күрәләр икән, нарат оны профилактика өчен үтә дә файдалы, хәл дә кертә, эчтәге токсиннарны да куып чыгара, диләр.

Ниләр генә юк күргәзмәдә, Сосна авылыннан Ландыш Шәмсетдинованың үргән бала киемнәре бигрәк матур, Гүзәл Габидуллина туган авылы Сосна җирлеген танытуда һәрчак вакыт таба, үзенең милли бизәкле кул эшләнмәләреннән күргәзмәләр оештыра.

Комзавод авылы остасы Рифат Миңмуллин калайны үз кулы белән кисеп күрсәтә, Чутайдан келәм тукучы Гөлзифа апа Нәҗипова да күргәзмәләрдән бер дә калмый, әле Казанда, әле туган йортында, әле районда борынгы әби-бабаларыбыздан калган күркәм милли эшебез белән уртаклаша.

Сосна әбиләре йон эрләп оекбаш бәйләп утыра, бик текә әбиләр, булдыклы булулары белән гаять тә горурланалар, балаларыбыз да бәйли, оныкларыбыз да өйрәнә, диләр. Гомумән, күргәзмә әйтеп бетергесез дәрәҗәдә бай, фотолардан үзегез дә күрерсез. Күпләр Арбор кызлары әзерләгән чәй һәм коймак белән сыйланып, сәхнә алдына, зур концерт-проект карарга юнәлде.

Иң алгы рәттә махсус хәрби операциядә илебезне кайгырткан ир-егетләребезнең гаилә вәкилләре урын алды.

Галерея

Оставляйте реакции

0

1

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев