Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

"Иң мөһиме – Конституциядә телләрне саклау мәсьәләсе теркәләчәк

Тимур Кадыйров татарстанлыларны илнең Төп Законын яңарту өчен тавыш бирергә чакырды.

(Казань, 15 июня, «Татар-информ», Екатерина Ларионова) РФ Конституциясенә төзәтмәләр россиялеләрнең тормышын яхшы якка үзгәртәчәк. Татарстан халыклары Яшьләр ассамблеясе җитәкчесе Тимур Кадыйров әнә шулай дип саный.

"Конституциягә тәкъдим ителгән төзәтмәләрне өйрәнеп, кеше аларның барысы да илебезне көчәйтүгә, анда яшәүчеләр файдасына юнәлдерелгәнлеген аңлый. Алар тормыш эшчәнлегенең барлык аспектларына да кагылачак һәм халыкның һәр катламы өчен актуаль булачак, яшьләр, укытучыларга кагылачак. Шуңа күрә барысына да килергә һәм бу төзәтмәләр өчен тавыш бирергә кирәк", - дип белдерде Кадыйров.

Аның сүзләренә караганда, илнең Төп Законын яңарту шулай ук төбәк дәрәҗәсендә гражданнарның тормыш сыйфатын яхшырту буенча өстәмә мөмкинлекләр тудырачак.

"Иң мөһиме – Конституциядә телләрне саклау мәсьәләсе теркәләчәк. Хәзерге дөньяда бу бик мөһим. Төрле милләтләрнең күп кенә вәкилләре телсез халык яшәве мөмкин түгел, диләр. Әгәр бу мәсьәлә Конституциядә беркетелсә, күп кенә халыклар өчен бу зур шатлык булачак", - дип йомгаклады агентлык әңгәмәдәше.

Фото: Рамил Гали

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: конституциягә төзәтмәләр Россия конституциясе