52 елдан соң Шода, Куныр укучылары очрашкан (+фото)
Җәмгыять

52 елдан соң Шода, Куныр укучылары очрашкан (+фото)

Шодада без бала чакта 150гә якын хужалык, сигезеллык мәктәп бар иде.

Кунырдан да балалар менеп, ике паралель класста укып,сигез класс белемне шунда алдык. 52 елдан соң, классташларыбыз Наил Сәгыйтҗанов, Илдар Минһаҗев инициативасы белән Куныр сабантуе урынында 6нчы август көнне классташлар кабат очраштык. Һәм әллә кайчан очрашасы калган икән дип, 3 елдан-Шода мәктәбен тәмамлаганга 55 ел булгач,үзебезгә 70 яшь тулгач, кабат очрашырга сүз куешып, күңелләр булып таралыштык.

Хәлил Нәкыйпов

Балтач-Шода


Нет комментариев