Александр Сергеевичка 80 яшь тулды
Җәмгыять

Александр Сергеевичка 80 яшь тулды

Пушкин дип әйтүдән көчкә тыелып калдым...

Алексендр Сергеевич… Пушкин дип әйтүдән көчкә тыелып калдым. Ә әйтәсе килде! Бүгенге көндә Гондыр авылында гомер итүче, озак еллар редакциябезнең “Азьлане”удмурт  газетасында тәрҗемәче-корректор, аннан баш мөхәррир урынбасары ( бу “Азьлане” газетасының баш мөхәррире дигән сүз инде) булып эшләгән  Александр Сергеевичның рус язучысы кебек даны булмаса да, туган телендә – удмуртча иҗат итәр аһәңе, чын милличә үз моңы, даһига хас тыйнаклыгы, итагатьлелеге бар. Безне дә шулкадәр мөлаем йөз белән каршы алды, күзеннән нур, иреннәреннән елмаю китмәде. Юбилеегыз котлы булсын, Саша абый! Тормыш иптәшегез белән биш балагызның, аларның гаиләләренең, 11 оныгыгызның куанычын күреп, бәрәкәтле, куанычлы гомер кичерергә язсын.Сез  – тарих битләрендә, намуслы хезмәтегез мәңге онытылмас. Рәхәт яшәгез! Туган көнегез котлы булсын!

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


юбилей

Нет комментариев