Балтач волонтерлары сугыш ветеранарында кунакта булды
Җәмгыять

Балтач волонтерлары сугыш ветеранарында кунакта булды

Республика көне һәм районның 85 еллыгы уңаеннан, «Наз» үзәгенең социаль педагогы һәм "Волонтер" үзәге активистлары волонтер Иршат Бариев белән сугыш ветераны Мансур Хасбиуллин белән Гаптелгани Нәҗиповта кунакта булды.

Аларга район башлыгы исеменнән истәлекле фотография тапшырдылар, хәлләрен белештеләр, нинди ярәм кирәклеге турында сорадылар. Балтачта яшәүче Мансур абый тормыштан канәгать булуын әйтте, бакча тутырып яшелчә, чәчәк үстерәм, нәкъ менә хезмәт яшәр өчен көч һәм куәт өсти, диде ул.

Ә менә Аланнан Гаптелгани абый бик авырдан йөри, ул күбрәк утырып кына тора, газеталар укырга, телевизор карарга ярата. Ишеткән-күргәннәрен оныклары белән дә уртаклаша.

Шулай ук активистлар бу көнне аз керемле гаиләләрдә булып район иганәчеләре әзерләгән уку кирәк-яраклары тапшырды.
Фотолар Гүзәл Фатыйховадан

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


250

Нет комментариев