Балтачка профсоюз активистлары җыелды
Җәмгыять

Балтачка профсоюз активистлары җыелды

Бу сәгатьләрдә Балтач мәдәният үзәгендә күрше районнарның мәдәният хезмәткәрләре профсоюз активистларының зона семинар-киңәшмәсе уза.

Анда мәдәният профсоюзларының республика оешмасы рәисе Альбина Сабитова катнаша. Ул Россия һәм Татарстан профсоюзларының бүгенге эшчәнлеге, киләчәккә планнар белән таныштырачак. Соңыннан семинарда күтәрелгән проблемалар буенча фикер алышулар булыр дип көтелә.

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларны безнең Макс каналыннан да белә аласыз!


профсоюз

Нет комментариев