16 июнь көнне район хәрби комиссариаты каршында 11 егетне армиягә озату булды.
Егетләрнең алтысы Әстерхан өлкәсе Капустин Яр шәһәрендә, өчесе Киров өлкәсендәге район шефлыгында булган хәрби частьта, берсе Мәскәү, берсе Сергиев Посадта хезмәт итәчәк.
Ватан алдындагы бурычын үтәргә китүче егетләрне зурлап озаттылар. Дуслары, якыннары хәтта район хәрби комиссариатына кадәр озата барды.
Инде еллар тыныч булып , исән-сау хезмәт итеп кайтырга язсын. Хәерле юл сезгә, егетләр!
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларны безнең Макс каналыннан да белә аласыз!
Нет комментариев