Балтач район советының өченче чакырылышы утырышында район советының беренче һәм икенче чакырылышларында депутат булып торган бер төркем райондашларга зур хөрмәт күрсәтелде.
Район советы составындагы актив эшчәнлекләре өчен аларны муниципаль район башлыгы үзенең Рәхмәт хаты белән бүләкләде.
Менә алар: Балтач шәһәр җирлегеннән пенсионер Наил Хөснетдинов, Борнак җирле үзидарәсе җитәкчесе Рима Исьмекова, Югары Субаш авыл җирлегеннән пенсионер Нурулла Сәгъдиев, Карадуган җирлегеннән Рания Мотыйгуллина, Салавыч җирле үзидарәсе җитәкчесе Рашит Насыйбуллин, «Алга»хуҗалыгы җитәкчесе Раиф Гыйлмуллин.
Халык турында, аның мәнфәгатьләре турында чын күңелдән кайгырткан депутатлары белән көчле дә инде ул совет.
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев