Без дә Болгар һәм Биләргә сәяхәт кылдык
Җәмгыять

Без дә Болгар һәм Биләргә сәяхәт кылдык

Үткәнен белмәгәннең киләчәге юк, диләр. Хак сүзләр. Әлеге хакыйкатьне күздә тотып, без, "Хезмәт" газетасы редакциясе коллективы Болгар һәм Биләргә сәяхәт кылдык.

Бөек Болгар җире һәм Биләр турында ишетеп-укып белгән белемнәребезне ныгытып, өстәмә белем туплап, тарихи ядкәрләр белән тагын да танышу мөмкинлеге туды. Бик күп тарихи һәйкәлләрдә булдык. Коръәннең дөньядагы иң зур басмасын үз күзебез белән күрдек, Ак мәчеттә булдык. Истәлекле урыннарда фотосурәтләргә төштек, истәлеккә сувенирлар алдык. Татарстаныбызда шундый кунакчыл, тарихи урыннар булуы белән чын мәгънәсендә горурланып кайттык.
Сезнең игътибарга әлеге сәяхәттән фоторепорж тәкъдим итәбез.

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


250

Нет комментариев