Бүген, 20ләп кеше Балтач бистәсенең зиратын чистартуда хезмәт куйды.

Бу очракта Фәһим Сибгатулллин җитәкләгән оешма эшчеләре бер карарга килеп, өмә ясарга булганнар, аларга бу эштән хәбәрдар булган тагы берничә кеше кушылган. Уртак хезмәтнең нәтиҗәсе дә матур, хәйран каберстан мәйданы чүп-чардан, кирәкмәгән агачлардан, куралардан арындырылды, яндырылды.

Бик игелекле һәм кирәкле гамәл бу. Әмма бу эшләгән егетләр янына бистәнең башка ир-атлары да кушылса, уртак хезмәт тагы да күркәм булыр иде. Бу очракта бистәнең башкарма комитеты тарафыннан оештыру эшенең үзагымына куылуын танырга кирәк. Шулай булмаса, бистәдә чыккан кара төтенгә аптырап, күп кенә балтачлылар, «кайда янгын чыккан, нәрсә яна», дип телефонннан минут саен шалтыратмаслар иде.

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларны безнең Макс каналыннан да белә аласыз!
Нет комментариев