Авыл урамнарына, хәтта бер өйле тыкрыкларга да асфальт юл түшәлде
— Бу көннәрдә барлык авылдашларым куана, сөенә. Ни өчен дигәндә авыл урамнарына, хәтта бер өйле тыкрыкларга да асфальт юл түшәлде. Соңгы тәмамлау эшләре — су агу өчен канаулар, юл билгеләре кую бара.
Туган авылым тагын да матурланып, ямьләнеп китте.
Әле шушы көннәрдә генә сигезенче фатир түбә астына керде. Иң мөһиме авылда эш җитәрлек. Сайлап алу мөмкинлеге бар. Эш объектлары барсы яңартылган, механикалаштырылган. Хезмәт хаклары канәгатьләнерлек, вакытында бирелеп барыла.
Бүгенге көндә мәчетебездә ремонт бара. Манарасы алыштырыла.
Фотолар аша мин сезне авылыбыз урамнарына сәяхәткә чакырам. Авылдашларым бик кунакчыл, килеп чыгыгыз безнең якларга, дусларым, — дип чакыра Гөлзифа Нәҗипова.
Чыганак: https://vk.com/id348078691?w=wall348078691_6356%2Fall
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларны безнең Макс каналыннан да белә аласыз!
Нет комментариев