«Факел» клубында «Хыялым — сәхнә» дип аталган чара узды (фото)
Җәмгыять

«Факел» клубында «Хыялым — сәхнә» дип аталган чара узды (фото)

Чыгышлар 3 яшь категориясе буенча бәяләнде.

Бүген «Факел» яшүсмерләр клубында «Хыялым-сәхнә» дигән бик матур кичә булды.

Физик мөмкинлекләре чикле иптәшләр, олысы-кечесе бүген сәхнәдә — җырда-биюдә, нәфис сүздә көч сынаша. Чәй табыны да әзерләнгән, уеннар да бар монда.

Бәйгедә катнашучылар тырышып әзерләнеп килгәннәр, жюрига урыннар билгеләгәндә җиңелләрдән булмаячак.


Нет комментариев