35 ел элек 25 декабрьдә Совет десантчылары Әфган җиренә төштеләр. Совет гаскәрләренең Әфганстанга тоткарлыксыз керүен тәэмин итү өчен әһәмиятле юлны кулга төшерделәр.
Шулай башланган Әфган сугышы ун ел дәвам итте. Анда безнең районнан 167 кеше катнашып шуларның икесе һәлак булган. Шуңа күрә бу көн безнең райондашлар өчен дә кайгы көне. Шушы кайгылы истәлекле көнне әфганчы ветераннарыбызны тагын бер искә алып хөрмәтлик, үлгәннәренең каберенә чәчәкләр куйыйк.
Фото: http://clubdruzey.ru/meet/index.php?topic=51.0
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев