«Фикердәш»ләрнең сафы нык
Балтач районында оешкан «Фикердәш»ләр клубының традицион бәйрәме бу. Яңа ел тирәләрендә шулай җыелышып, бергәләшеп бәйрәм итеп, ял итеп, күңел ачып алалар.
22 гыйнвар көнне Норма авылындагы СХТ кафесында «Фикердәш»ләр бәйрәм уздырды.
Безнең дә биисе, җырлыйсы килә, диләр алар сәхнә йолдызларын күреп. «Фикердәш» клубы җитәкчесе Чулпан Габделганиева клуб вәкилләренең теләгенә һәрчак колак салучан, әллә нинди вәгъдәләр бирмәсә дә, барыбер дә андый хыялларны күңеленә салып куя һәм кайчан да булса бер үти.
Шушындый бәйрәмнәре дә аларның тикмәгә генә үткәрелми, биредә җырлыйсы кил-гәннәр җырлый, биисе килгәннәр бии. Матур табын артында кәеф-сафа корып утырулар сәламәт кешеләргә генә дигән мени?! Киресенчә, сау-сәламәт кеше физик мөм-кинлеге чикле кешеләргә ныграк игътибар бирергә, аларның күңелен күрергә тиеш әле.
Әнә, әлеге кафе хуҗалары Рафаэль Габдрахманов гаиләсе һәм аның уллары Рафил белән Илфир кебек. Менә икенче тапкыр инде алар язмыш тарафыннан кыерсытылган райондашларыбыз өчен кафеда табын коралар. Моның өчен аларга Аллаһының чиксез рәхмәтләре булсын. Кемнәр генә килми бу бәйрәмгә, Кукмарадан Сания белән Мулланур Зыятдиновлар кызлары Гөлгенә хакына инде дүртенче елын биредә.
Быел инвалид бала тәрбияләүче әниләрне дә чакырганнар. Әлеге сабыр, мәнле әниләр исеменнән аш-су остасы, үзе дә сәламәтлеге какшау бала тәрбияләүче Альбина ханым чәк-чәк пешереп алып килгән. Татлы күчтәнәчләрне алар бәйрәмне нурга күмү ниятеннән ерак араларны якын итеп килгән Казан артисларына тапшырдылар. Артистлар җырлады, бәйрәм кунаклары рәхәтләнеп күңел ачты.
Район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Илһам Гайнетдинов быел да көчле рухлы райондашларыбызны тәбрикләде, бәйрәмне рухи бизәккә күмгән артистларга, алып баручыга Рәхмәт хатлары тапшырды.
— Дусларым, сез бәйрәм итәргә бик лаек кешеләр, — диде Илһам Гайнетдинов. — Чөнки сез рухи яктан көчле булуыгыз өстенә гаять тә тырыш кешеләр. Илдәге хәлне аңлап, махсус хәрби операциягә дә көчегездән килгәнчә ярдәм итәсез. Сезнең тарафтан рәхимле гамәлләрегезнең тагын берсе һәм аеруча да әһәмиятлесе бу. Моның өчен үзем һәм район җитәкчелеге исеменнән зур рәхмәт сезгә.
Чулпан Габделганиева хис-кичерешләрен бәйрәм барышында да, бәйрәмнән соң да бәян итте.
— Бәйрәмне алып барган Яңгул мәдәният йорты директоры Сабирова Гөлнара Зәйдулловна һәм аның белән бергә эшләүче сәнгать җитәкчесе Әхма-дуллина Гөлназ Камиловнага зур рәхмәтлемен, — ди Чулпан.
— Әлеге чараны оештырганда иң элек Илгиз хәзрәт белән сөйләшәм. Чөнки аз гына бәйрәм оештырыйм дисәң дә иганәчеләрсез булмый. Бу яктан Илгиз хәзрәт эшемне дәвам иттереп, булышып җибәрә, Аллаһ рәхмәте булсын аңа. Без моннан ничәдер ел элек шушы СХТ кафесында булган идек, ул вакытта да Рафаэль абый Габдрахманов иганәчелек итте. Бу юлы да чын, ихлас күңелдән гаиләсе белән Илфир һәм Рафил иганәче булдылар. Кафе өчен җавап бирүче Рәйсә Вәлиева хезмәттәшләре белән мул табын әзерләгәннәр. Бәйрәмгә килүчеләр бик канәгать калдылар, безне шулай кунак иткәннәре өчен барысына да олы рәхмәтебезне белдерәбез, исәнлек-саулык телибез. Казан артистлары Илшат Сафин, Айдар Шакиров, Асия Ганиева, Илшат Гайнетдиновлар чын күңелдән кайтып, бәйрәмебезне бизәп киттеләр. Бәйрәмне дәртле җырлары белән ачып җибәргән авылдашым Ранил Садыйковка, матур җырлары, гармун моңнары белән ямь өстәгән Норма мәдәният йорты хезмәткәрләре Гүзәл һәм Ирек Мифтаховларга, Шеңшеңәрдән килеп төрле биюләре белән сокландырган Гүзәл Зәкиевага зур рәхмәтемне белдерәм. Кыскасы, бу бәйрәмне мин генә оештырып бетерә алмыйм, менә шушындый изге йөрәкле кешеләр белән булганда бәйрәмнәребез якты, матур уза, Аллага шөкер.
Узган ел «Фикердәш» клубына егерме ел булган иде. Юбилейга йөзгә якын фикердәшчесен җыйды Чулпан, быел да кунаклар саны җитмештән арта. Гаиләлеләр дә күп биредә, районның инвалидлар җәмгыяте рәисе Рамазан Фәрзиев кебек хәләле белән килеп, матур итеп бәйрәм күрке булып утыручы райондашларны, якташларны күрү күңелгә рәхәтлек бирә.
Шундый гыйбарә ишеткән бар, сырхауларны, фәкыйрьләрне, мескеннәрне, сәрхүшләрне Аллаһ җир йөзенә унике саны да сау-сәламәт, рухы нык кешеләрне сынау өчен җибәрә. Бу сынауга йөз белән борылганнар Бөек затның рәхмәтенә ирешә, каруннар рәхмәтсез кала. "Фикердәш"челәрне куандырган һәркем бу көнне чын мәгънәсендә изгелек кылды, шул рәвешчә алдагы көннәренә бәрәкәт өстәде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев