Гөлләр дә, елмаеп, баш ия сиңа УКЫТУЧЫМ!
Җәмгыять

Гөлләр дә, елмаеп, баш ия сиңа УКЫТУЧЫМ!

Салавыч лицеенда 20 ел рус теле һәм әдәбияты укытучы Рәмзия Фатыйхова балаларның да, әти-әниләрнең дә якын дусты, киңәшчесе. Үз фәнен төгәл белүе, балаларны аңлавы, ихлас яратуы белән хөрмәт яулады ул.

Әйе, тормышыбызда әни-әтиләрдән кала әнә шундый олы хөрмәткә лаек тагын бер кеше бар. Берлек санда да йөзләгән, меңләгән образларны үз эченә сыйдырган Укытучы ул. Картаймый да, онытылмый да, без һәрчак башкалардан үзгә - «бәрәңге дә ашамый» торган итеп күрергә, күзалларга күнеккән, иң сабыр, иң күркәм һөнәр иясе ул.
Чор - башка, заман - башка дисәктә, шөкер, Үзе булып кала белгән Укытучы бар. Башкалар уңышына сабыйлардай сөенүче, һәрбер укучысы язмышына үз баласыдай борчылучы, чын фанатларча үзенең хаклыгына, дөреслегенә ышанып, үз фәненә бар дөньясы белән «чумган», башкаларны да гашыйк итәргә фәкать Ул гына сәләтле!
Мең рәхмәт сиңа Укытучы!

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


250

Нет комментариев