Гыйльмановлар гаиләсе республика сәхнәсендә балдаклар алышты (+ бик күп фото)
Җәмгыять

Гыйльмановлар гаиләсе республика сәхнәсендә балдаклар алышты (+ бик күп фото)

Биредә 45 яшь пар катнашты

Бүген Республика көне һәм дә шәһәр көне уңаеннан, «Казан» гаилә үзәгендә истәлекле вакыйга булды — массакүләм никахларны теркәү тантанасы узды. Биредә 45 яшь пар катнашты. Әлеге тантанада Балтач районын Аида белән Илфат Гыйльмановлар тәкъдим итте. Яңа туган гаиләләр сәхнәдә балдаклар алышты. Яшь парларны ТР Дәүләт Советы рәисе урынбасары Марат Әхмәтов һәм ТР Вице-премьеры Ләйлә Фазлеева тәбрикләде.

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларны безнең Макс каналыннан да белә аласыз!


Нет комментариев