Халык сынамышларына ышансак, 21 июньдә туганнар кайда кое казуның уңышлы булачагы икәнлеген тоемлау сәләтенә ия икән.
Нәкъ бүген казылган коеның суы да чиста, тәмле була, яман күздән саклый, дигән фикер дә бар.
Бүген чык күп төшкән булса, көн аяз, җылы булачак.
Кошлар сайраудан туктаса, өч сәгатьтән яңгыр явачак.
21 июньдә боз яуса, җәй салкын була, ләкин уңыш мул булырга тиеш.
20 июньнән 21енә күргән төш, һичшиксез, тормышка аша. Ә 21 июньдә көндез күргән төш – буш төш.
21 июньдә туган кешеләргә талисман итеп танзанит һәм ак ахак тагарга киңәш итәләр.
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларны безнең Макс каналыннан да белә аласыз!
Нет комментариев