Кускемлылар зарлана белмиләр (фото)
Җәмгыять

Кускемлылар зарлана белмиләр (фото)

Авыл халкы белән аралашкан вакытта аларның ике телдә дә иркен аралашуларыннан тыш, дөнья матурлыгын күрә белүләренә, тырнак астыннан кер эзләмәүләренә сокландык.

Саубуллашкан чагында күңелегезне борчыган бер генә проблема да юкмыни дигән соравыбызга каршы, кыюсыз гына:
- Яз көне ташу вакытында басулардан бик каты су төшеп, урамның бер урыннан юлны эттерергә туры килде. Ә бит үзегез беләсез узган ел гына урамыбызга вак таш җәелгән иде. Менә шул урынга бер торба куелса, яхшы булыр иде, - диләр.

Кускем кебек кечкенә авылларда күп булырга туры килә. Куандырганы шул, алар зарлана белми. Бу биредә бар да ал да гөл булуы турында сөйләми, алар бары һәрнәсенең кадерен белеп, булганына шөкер итеп, буласын зур сабырлык белән өмет итеп яши.

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


250

Нет комментариев