Бүгенге көндә Каенлык чишмәсе суга килүчеләрне өр-яңа кыяфәттә каршы ала.
Җәй айларында сайтыбызда Кариле заправкасы артындагы Каенлык урамындагы чишмәнең язгы сулар белән ашалып, җимерелү хәлендә булуы һәм ремонт кирәклеге хакында язган идек. Язмабызда игелекле эшмәкәрләрнең, ярдәм итәргә теләге булганнарның булышуын сорап та мөрәҗәгать иттек. Мөрәҗәгать игътибарсыз калмады. Бүгенге көндә Каенлык чишмәсе суга килүчеләрне өр-яңа кыяфәттә каршы ала.
– Ярдәм иткән һәркемгә олы рәхмәтләребезне ирештерәбез. Һәрбарчасына саулык-сәламәтлек, бәрәкәтле гомер телибез, - диләр чишмә ремонты өчен ихластан кайгырткан абый-апалар.
Фото: автор
Нет комментариев