Гомерләрен хезмәткә багышлаган Гөлфия Хафизова белән Илһамия Гыйләҗетдинованың 55 яшьлек юбилейлары уңаеннан авыл клубында "Гомер агышлары" дип исемләнгән кичә үткәрелгән.
Гөлфия Хафизова - Тимирязев исемендәге җәмгыятьтә учетчица - хисапчы, ә Илһамия Гыйләҗетдинова Норма авыл җирлеге идарәсе хезмәткәре булып эшли. Юбилярларны тәбрикләргә авыл җирлегеннән, эш урыннарыннан бер төркем хезмәттәшләре, авылдашлары, туганнары килгән, балалары кайткан. Күрше авыллардан килгән Фәнис Гарифуллин, Салиха Гаязова, Ранил Садыйков туган көн ияләрен котлап матур җырларын, ә авылдашы Фәрит Галипов тальян моңнары бүләк иткән. Ихлас теләкләргә, дәртле җырларга, күмелгән бәйрәм кичәсе бүләкләргә, Рәхмәт хатларына да бай булган.



Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев