Россия Президенты Указы белән Казан аэропортына Габдулла Тукай исеме бирелде
Җәмгыять

Россия Президенты Указы белән Казан аэропортына Габдулла Тукай исеме бирелде

Россия Президенты указы белән «Казан» Халыкара аэропортына – Габдулла Тукай, ә Түбән Кама шәһәренең аэропортына Николай Лемаев исеме бирелде. Указ Россиянең хокукый мәгълүмат рәсми интернет-порталында дөнья күрде.

Россия Иҗтимагый палатасы оештырган «Россиянең бөек исемнәре» проекты кысаларында, Россиянең 47 аэропортына танылган ватандашларның исемнәре кушылды. Бу исемнәрне халык арасында тавыш бирү юлы белән ачыкладылар.


http://magarif-uku.ru/tt/rossiya-prezidenty-ukazy-belan-kazan-a/

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Нет комментариев