Сәрдек авылыннан Тәбрисовлар кемнәргә рәхмәт әйтә (+фото)
Җәмгыять

Сәрдек авылыннан Тәбрисовлар кемнәргә рәхмәт әйтә (+фото)

“Хыял” яшьләр үзәге “Шэп Family” интеллектуаль-күңел ачу уены уздырды.

 “Хыял” яшьләр үзәге авыл җирлекләрендә яшәүче гаиләләр арасында даими рәвештә “Шэп Family” интеллектуаль-күңел ачу уены уздырып килә.

Интеллектуаль-күңел ачу уенында төрле авылларда яшәүче актив өч гаилә катнаша. Алар төрле конкурсларда көч сынаша.

- “Хыял” яшьләр үзәге оештырган чираттагы чарада без дә катнаштык. Рәхмәт оештыручыларга. Районыбыз җирлегендә яшәүче үзебез кебек үк яшь гаиләләр белән танышып кайттык, - ди Сәрдек авылыннан Тәбрисовлар гаиләсе.

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларны безнең Макс каналыннан да белә аласыз!


Нет комментариев