"Бөек Җиңүнең 70 еллыгын каршылау йөзеннән, Түнтәр авылы китапханәсендә сугыш чоры балалары өчен "Гел хәтердә, гел истә" дип исемләнгән очрашу кичәсе оештырылды.
Без - шушы авылның дәһшәтле елларны үз күзләре белән күргән тере ядкарьләре. Барыбыз бергә 25ләп булганбыздыр. Һәркайсыбыз күңелендә сакланып калган хатирәләре белән уртаклаштык.
Китапханә мөдире Гөлнур Закирова шул еллар турындагы тарихи язмалар һәм вакытлы матбугат белән таныштырды. Кичәдә үзебез иҗат иткән шигырләрне укыдык, сугыш кырларында башларын салган авылдашларыбыз өчен дога кылдык", - дип хәбәр итте Түнтәр авылыннан Әминә Сафиуллина.
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев