Янә 15 райондашыбыз паспортлы булды
Җәмгыять

Янә 15 райондашыбыз паспортлы булды

12 декабрь - Россия Федерациясе Конституциясе көне. Әлеге мөһим көн уңаеннан 11 декабрь көнне 15 яшь райондашыбызга шәхесләрен раслаучы документ - паспортлар тапшырылды, алар илебезнең тулы хокуклы гражданнары булдылар.

14 яшьләренә инде бу яшь гражданнарыбыз укудагы, спорттагы уңышлары, район тормышында актив катнашулары белән танытып өлгергәннәр.
Егет-кызларыбызга ватанпәрвәрлек хисләрен саклап һәм дәүләтебезнең имин киләчәге өчен җан атып, горурланып яшәүләрен телибез.

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


250

Нет комментариев