Яшьләр көне уңаеннан 14 яше тулган райондашларыбызга паспорт тапшырылды
Җәмгыять

Яшьләр көне уңаеннан 14 яше тулган райондашларыбызга паспорт тапшырылды

Районыбызда 14 яше тулган укучыларга паспортларны тантаналы шартларда тапшыру матур традициягә әверелеп бара. 2015 елның 29 июнь көнендә Балтач районы ГХАТ (ЗАГС) бүлегендә яшьләр көне уңаеннан 14 яше тулган укучыларга тантаналы рәвештә паспорт тапшырылды.

Россия федераль миграция хезмәтчелеге идарәсенең Балтач районы буенча бүлекчәсе инспекторы Минһаҗева Фәйрүзә укучыларга паспортның мөһим һәм кадерле документ икәнлеген, аны югалтырга ярамаганлыгын аңлатып узды һәм аларга илебезнең лаеклы гражданнары булып үсүләрен теләде.

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


250

Нет комментариев