Бу авылда яшәүчеләр күптән көткән иде бу көнне
Зур Лызи I өлеш авылында яшәүчеләр күптән инде авылларында чишмә булдыру буенча тырышып йөрделәр. Быел бу теләкләре чынга ашты. Ялтра урманыннан сузып, бирегә су төшерелде. Әлеге эшләрне "Мелиоратор" җәмгыяте башкарды. Чишмәнең суы мул ага, тәмен дә тәмле, ди биредә яшәүчеләр. Әлегә биредә будка юк, ләкин якын киләчәктә анысы да булыр.
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларны безнең Макс каналыннан да белә аласыз!
Нет комментариев