Алмадан желе
Аш-су бүлмәсе

Алмадан желе

Кышка бик тәмле желе

3 кг чистартылган алмага, сусыллыгына карап, 1,8-2 л су салып, 40 минут пешерергә. Азрак суынгач, марляга салып, кул белән яхшылап сыгып бетерергә кирәк. Сокны стаканлап үлчәп, кәстрүлгә салырга. Сокка тигез күләмдә шикәр комы кирәк була. Ярты норма шикәрне салып, 20 минут кайнатырга. Аннан плитәне сүндереп, калган шикәр комын кушып, шикәре эреп беткәнче болгатып торырга һәм кайнар килеш банкаларга тутырып, ябып куярга. 3 кг алмадан 2,5 л желе чыга. Калган алма чүбеннән как ясарга мөмкин.


Миләүшә ФӘРХЕТДИНОВА,

Казан.

Чыганак: 

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларны безнең Макс каналыннан да белә аласыз!


желе

Нет комментариев