Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Аш-су бүлмәсе

Алмалы үрдәк

Безгә үрдәк, уртача зурлыктагы 5-6 алма, чирек суган, ярты кишер, 2 ч.к. шикәр,1/3 стакан йөзем, 1/2 стакан пешкән дөге, табаны, форманы майлау өчен берничә тамчы үсемлек мае тоз һәм борыч (тәменчә) кирәк була.

Маринад өчен 1 ч.к. тоз, 1/2 ч.к. борыч, 1/2 стакан алма серкәсе, булса, 2 аш. к. зәйтүн мае алына.Үрдәк түшкәсенең койрык, муен тирәсендәге тиресен, канат очларын кисеп алабыз да әзер маринадка салып бүлмә температурасында (яки суыткычта төнгә) 4-6 сәгатькә калдырабыз. Маринадлау процессында үрдәкне берничә тапкыр әйләндерергә кирәк. Алмаларны дүрткә бүләбез, уртасын алабыз. Аларның бер өлешен маринадтан алынган үрдәк эченә (аларга бер чирек суган һәм бер ярым кишер өстәргә мөмкин, бер өлешен формага салынган үрдәк кырларына тезәбез (алманы күбрәк тә алырга мөмкин, алар пешкән вакытта кечерәя). Үрдәкне 190 градуска кадәр җылытылган духовкага куябыз. Үрдәк ите якынча 30 минут эчендә йомшара. Гадәттә зур булмаган үрдәк 1 сәг. 15 мин. - 1 сәг. 30 мин. эчендә пешеп өлгерә.

Фото: https://pixabay.com/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев