Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Аш-су бүлмәсе

Бакча җиләгеннән кайнатма һәм джем рецепты

Гөлнара ГАЛИМУЛЛИНАдан кайнатма рецептлары

БАКЧА ҖИЛӘГЕННӘН ДЖЕМ
1 кг бакча җиләге, җиләкнең баллылыгына карап, 600-800 г шикәр комы, 10-15 г агар-агар, 1-2 чәй кашыгы лимон согы, 50 мл су.
Калын төпле савытка чистартылган, юылган җиләкләрне салырга, өстенә шикәр комын салып, 2-3 сәгать тотарга. Ул арада сок бүленеп чыга. Җиләкләр эре булса, берничә кисәккә кискәләргә кирәк.
Согы бүленеп чыккач, сүрән утка куярга. Агар-агарга салкын су кушып, 15 минут тотарга. Җиләк өстенә лимон согы салып, 15 минут сүрән утта кайнатырга. Аннан агар-агарлы суны кушып, 5 минут кайнатырга.
Джем әзер. Кайнар килеш стерильләштерелгән банкаларга тутырырга кирәк.

БАКЧА ҖИЛӘГЕННӘН КАЙНАТМА
2 кг бакча җиләге, 1200 г шикәр комы, 1-2 стакан су.
Җиләкләрне юып, суын саркытырга. Шикәр комына су кушып, ширбәт ясарга. 5-7 минут кайнатырга һәм җиләкләр өстенә салып болгатырга. Сөлге белән каплап, төреп куярга, суынганчы шулай торырга тиеш. Аннан тагын 5 минут кайнатырга. Суынгач, кабат 5-10 минут кайнатып алырга.
Бик тәмле, хуш исле кайнатма килеп чыга, төсе дә матур була.

Чыганак

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев