Гөмбә сезоны җитте дуслар! Сезгә гөмбәдән кышка саклана торган тәмле икра тәкъдим итәбез
Кирәк булачак: 2 кг гөмбә, 300 шр суган, 300 гр кишер, 1 стакан үсемлек мае, 3 шт лавр яфрагы, 10 шт түгәрәк кара борыч, 50 гр томат пастасы, 200 мл су, 4 тырнак сарымсак, тәменчә тоз.
Гөмбәне 15 минут пешереп алыгыз.
Суганны вак итеп турагыз, ә кишерне угычтан чыгарыгыз.
Кишер белән суганны үсемлек маенда кыздырып алыгыз.
Пешкән гөмбәне, кыздырган яшелчәләрне иттарткычтан чыгарыгыз.
Катнашмага үсемлек маен, борыч, тоз, 200 мл суда болгатылган томат пастасын кушып бутагыз.
Массаны 1 сәгать талгын утта пешерегез.
Сарымсакны вак итеп турап, икрага кушыгыз һәм тагын 20 минут пешерегез.
Икраны кайнар килеш банкаларга тутырып, капкач каплагыз
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев