Балык пирогы
Аш-су бүлмәсе

Балык пирогы

Тәмле булачак!


Кирәк була:

🐟Бәрәңге – 4 данә;
🐟Содa – 1 бал кашыгы;
🐟Он – 7 аш кашыгы;
🐟Keфир – 1 cт.,
🐟Йомырка – 2 данә;
🐟Суган – 2 данә;
🐟Балык консервасы – 1 данә;
🐟Тоз – тәменчә.

Эш барышы:

🔸Табаны майлыйбыз. Төбенә юка итеп туралган бәрәге телемнәрен тезәбез. Аның өстенә боҗралап туралган суган, суган өстенә чәнечке белән изелгән балык салабыз.

🔸Камыр әзерлибез: йомырка белән онны яшылап болгатабыз. Аннан кефир, тоз, сода салабыз. Пирог өстенә шушы камырны агызабыз.

🔸180 градус җылылыктагы мичтә 30 минут пешерәбез.

Чыганак
 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Нет комментариев