Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Аш-су бүлмәсе

Бананны... кайнатып эчкәнең бармы?

Күпләргә ярдәм иткән рецептны сезгә дә тәкъдим итәбез.

Корица белән банан кайнаган суның организм өчен файдасы бик зур! Аны йоклар алдыннан эчәргә кирәк.

Шунда ук билгеләп үтәбез: бу эчемлекнең тәме сәер. Күпләргә ошамаска да мөмкин! Әмма ул - бик көчле табигый дару. Тиз генә организмны тергезеп, аякка бастырачак!

Төп туклану компоненты - банан, ул калий, магний һәм фосфорга бай. Калий барлык мускуллар өчен дә файдалы, шул исәптән йөрәк мускуллары өчен дә. Фосфор организмда углеводларның эшкәртелүен көйли.

Корица Альцгеймер, Паркинсон авыруын, таркау (рассеянный) склероз, төрле шеш һәм менингитны булдырмый калырга ярдәм итәчәк. Тик бер үзенчәлеге бар - эчемлек өчен порошок түгел, ә табигый корицаны сайларга кирәк!

Бу гаҗәеп эчемлек түлсезлек белән көрәштә ярдәм итәчәк, чөнки ул хатын-кыз һәм ир-егет организмындагы гормоннар санын баланслый. Моннан тыш, корица кандагы шикәр һәм холестерин дәрәҗәсен сизелерлек киметәчәк.

Әлеге эчемлек куллануның тәэсире 3 көннән үк сизелә.

Кирәк булачак:
1 литр су,
түгәрәкләп киселгән 2 банан,
2 корица.

Әзерләү:
1. Корица белән суны кайнатырга. Җылы суга банан салырга һәм суны янә кайнатып чыгарырга.
2. Ул бераз суынгач, йокларга 1 сәгать кала эчәргә кирәк.

Эчемлек ашказаны эшчәнлеген, йокыны тәртипкә китерә, хәтерне яхшырта, гемоглобинны күтәрә, нерв системасын бик яхшы тынычландыра. Эчемлек көз-кыш айларында организмның авыруларга каршы тору көчен дә бик нык арттыра.

Автор:Гөлия Мөгаллимова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Корица белән банан